Чүпрәле егете Татарстан чемпионатында бронза медале яулады

2019 елның 5 марты, сишәмбе

   Шушы көннәрдә Мамадыш районының "Дуслык" спорт комплексында Татарстан Республикасы беренчелегенә “Татарстан яшьләре” газетасы призларына милли көрәш буенча ярышлар узды.

   Анда республиканың 41 районыннан 2001 – 2002 елларда туган 300 дән артык көрәшче бил алышты. Ярышлар күп төрле үлчәү авырлыгында барды. Шуны да искәртик, “Татарстан яшьләре” газетасы призларына турнир быел җиденче мәртәбә үтте. Ярышларда Чүпрәле районы данын Кече Чынлы авылы командасы яклады (тренер Радик Низамов). 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Раил Камалов өченче урынга чыкты һәм бронза медаль белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International