Чүпрәле китапханәчеләре ветераннарга концертка билет бүләк иттеләр

2019 елның 5 марты, сишәмбе

   Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәмнәре уңаеннан үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре, җитәкчеләре Гөлфия Яфизова белән ветераннарга бик зур бүләк әзерләделәр.

   Гөлнара Тимерҗанова концертына 12 билет алып биреп безнең ветераннарыбызны ял иттерделәр!

   Без әлеге бүләккә бик шатландык, район тормышында актив катнашкан ветераннарга аларны тараттык.

   Ветераннар исеменнән китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм аларга эшләрендә зурдан-зур уңышларга ирешергә, саулык- сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!

    Бертөркем ветераннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International