Ринат Гайзатуллин Чүпрәледә гражданнарны кабул итте

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

   Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин Чүпрәле районында булды.

   Эш сәфәре кысаларында Ринат Гайзатуллин Чүпрәле районы Башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары тыңланды һәм эшкә кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International