15 февраль көнне Иске Шәйморза авылының «Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләре белән берлектә, мәктәп һәм авыл китапханәләренә сәяхәт кылдылар. Чара барашында, балалар Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышты. Күчтәнәч итеп, шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.