Әфганстанның утлы сукмакларын узган, сугышны үз күзләре белән күргән һәм берничә мәртәбә үлем белән йөзгә - йөз очрашкан егетләр сөйли.
Виктор Петухов, Хайбулдино авылы ир-егете:
- Хәрби хезмәткә мине Ульяновск шәһәреннән чакырдылар. Башта Мәскәү өлкәсендәге Кантемиров дивизиясенә китерделәр, анда бер ай хәрби күнекмә алганнан соң Ташкенттан ерак түгел Чирчик шәһәрендәге һава десанты полкының уку-өйрәнү үзәгенә күчерделәр. Монда озак тормадык. Матур бер көнне Ташкент аэропортына килдек һәм иртә таңнан безне “Ил 76” транспорт самолетына утырттылар. Тәрәзәләре бик кечкенә булганлыктан салонда караңгы, без, солдатлар идәнгә яттык. Самолет кузгалып китеп тиешле биеклеккә күтәрелгәч Әфганстанга курс алдык. Көтмәгәндә бер иптәшебез: “кулым җилкәмә кадәр манма юешләнде”, - дип кычкырып җибәрде. Тәрәзә яктысына килеп карасак, ул кан булган икән. Башта без берни дә аңламадык. Аннан соң гына арабыздан берәү: “без “кара тюльпан” самолетында очабыз”,- диде. Чыннан да салонда сулап булмаслык бик начар исле авыр һава. “Кара тюльпан” дип әйтүләре дә юкка түгел. Бу самолет белән Әфганстанда һәлак булганнарны цинк табутларда һәм каты яраланган хәрбиләрне Ташкентка кайтаралар икән, ә СССРдан яшь солдатларны Әфганстанга алып баралар. Хәтта самолетны чистартып дезинфекция ясап өлгерә дә алмыйлар күрәсең, ул янә канга баткан солдатларны төяп союзга кайтара. Без аннан соң идәнгә ятмадык, салонның ике як стенасына сөялеп очтык. Очтык дип әйтерлек вакыт та үтмәде, 40 – 45 минут эчендә без Кабул шәһәре өстендә идек инде. Берчак самолет бик нык селкенеп куйды, солдатлар арасында паника башланды. “Безне аттылар, җиргә төшәбез!”,- дип барыбыз да кечкенә тәрәзәләргә ябыштык, җирне күзәтәбез. Берничә минуттан соң тагын шундый хәл. Безнең самолетны бөтен яктан вертолетлар камап алды. Аңлавымча, вертолетлар безне стингерлардан саклаган булып чыкты, самолетка аткан очракта да, югалту азрак булсын өчен алар үзләрен ут астына куйганнар. Аэродромга исән-сау очып килеп җиттек. Самолеттан төшүгә кояш кыздыра. Әйтерсең баш өстенә лупа куйганнар. Кояш та кул белән тотып булырдай янәшәдә генә кебек. Аэродромда беркайчан да без ишетмәгән Әфган көйләре яңгырый. Кичкә табан гына “258 – ОРВБ БТ” хәрби частенә килеп урнаштык. Хәрби хезмәт шулай башланып китте..
Яшәү палаткаларда, беренче вакытта суга бик тилмердек. Солдатлар арасында сары, корсак тифы һәм башка авырулар күренә башлады. Әфганстанның бөтен территориясе буенча таралган батальон булганлыктан безнең батальонны “мөселман батальоны” дип атадылар. Безнең солдатлар союздан йөк ташыдылар, техника төзекләндерделәр, Әфган солдатларын союздан килгән хәрби машиналарны идарә итәргә өйрәттеләр, сугышчан заданиеләргә йөрделәр. Безнең взвод аккумуляторлар һәм частьне электр тогы белән тэмин итү өчен җаваплы иде. Электр тогын җир өстендәге үткәргечләр аша Кабулдан алдык. “Рухлар” бик еш шушы кабельне кисәләр, рубильникларны җимереп качалар. Без, гадәттә, ике солдат шушы кабельне тоташтырырга барабыз. Беребез тоташтыра, икенчебез автомат белән “рухлар” һөҗүменнән саклап тора. Кайчакта таулар, калкулыклар һәм кыялар аша 5 – 7 чакрым ераклыкка кадәр барырга туры килә. Әлбәттә, җирле халык безгә җылы карашта түгел иде. Шуңа күрә “рухлар” аркага атмасын өчен, автоматны һәрчак әзер тотып, ике солдат аркага-арка куеп китә идек. Мондый заданиеләрне үтәү тәвәкәллек сорый, әлбәттә. Приказ булгач үтәми кая барасың?! Әфганстанга концерт белән килгән “Пламя” вокаль-инструменталь ансамль камалышта калгач та безнең батальон ярдәмгә килде. Артистларны коткарып, исән-сау илгә озаттык.
Бер ел, 11 ай хезмәт итеп дембельгә кайттым. Сугышчан командирларым һәм хезмәттәшләрем белән элемтәдә торам, очрашып та алабыз, кунакка йөрешәбез. Сугышны бергә узган узган хезмәттәшләр бик кадерле. Аларга багышлап язылган шигырьләрем дә күп. Төрле шәһәрләрдә чыга торган газета битләрендә басылды. Әфганда үткән еллар хатирәсе буларак өйдә музей ясадым, әфганчы дусларга бик ошады.
Ирек Яфизов, Иске Чүпрәле авылы.
1987 елның 9 ноябрендә мине хәрби хезмәткә алдылар. Республика комиссариатында берничә көн генә тордык, аннан соң безне төрле частьләргә озаттылар. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итәчәгемне белгәч бераз шатланып та куйдым. Ватан, ил чиген саклауның ни дәрәҗәдә мактаулы икәнен малай чактан ук белә идем. Тик кайсы чик буена барасымны поездга утыргач кына аңладым. Берничә тәүлектән соң без Таджикстан республикасының Пяндж шәһәренә килеп төштек. Безнең якларда бу вакытта ак карлы кыш булса, монда безне җылы һәм яшел табигатьле Таджик җире каршы алды. Гомумән, монда климат йомшак, кыш булмый да диярлек. Бөтен кыш фасылында да бер-ике мәртәбә генә җиңелчә кар төшә дә, шунда ук эреп тә бетә. Яңа килгән яшь солдатларны Пяндж районындагы Халка – Яр дип аталган шәһәрчектәге уку үзәгенә урнаштырдылар. Моннан Әфган чиге дә ерак түгел, гади күз белән дә теге якны күреп була. Ике дәүләт чиген аерып эз - контроль полосасы (КСП) үтә. Армиягә киткәнче шоферга укыганлыктан мине БТР ( бронетранспортёр) йөртүгә өйрәттеләр. Беренче карашка машина катлаулы күренсә дә, идарә итү өчен бик җайлы.
Уку һәм хәрби хезмәтнең беренче күнекмәләрен алу өч айдан артыкка сузылды. Чик сакчысы булсак та, 1988 елның 15 мартында безне, унлап солдатны, вертолетка утыртып Әфганстан Республикасының Тулукан провинциясенә китереп төшерделәр. Безнең арада БТР, БМП йөртүчеләр һәм саперлар да бар иде. Шулай итеп без икенче мотоманеврлы группа составына кушылдык. Монда йөзгә якын солдат һәм офицер. Тиздән дембельгә кайтып китәргә тиешле солдатның хәрби машинасын кабул итеп алдым. Чикләнгән контингенттагы барлык совет гаскәрләре кебек үк безгә дә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашып, Әфган хөкүмәте гаскәрләренә ярдәм итү бурычы куелды. Ике БТР парлашып разведкага йөрибез, безнең белән десантчылар да бара. Совет гаскәрләре катнашындагы сугыш тугыз елдан артыкка сузылса да, республикада тынычлык урнашмаган. Моджахитларның әледән-әле совет солдатларына һөҗүм итүләрен ишетеп торабыз. Безнең группадан ике километр чамасы ераклыкта гына урнашкан бер подразделениене камап алып, солдатларны атып үтерү очрагы да булды. Шуңа күрә барыбыздан да уяулык таләп ителде. Без күбрәк Әфган халкы белән аралашып тордык, моджахитлар турында мәгълүматлар алдык. Тулуканнан ерак түгел генә, 30 – 40 метр чамасы киңлектә елга ага иде. Аның аша салынган күпер безнең гаскәрләр өчен аеруча әһәмияткә ия. Йөк төягән хәрби машиналар ике якка таба да йөреп тора. Аның иминлеген тәэмин итү дә безгә йөкләнде. 1989 елда Совет гаскәрләре СССРга кайта башлагач аларны да озатып калдык һәм 15 февральдә үзебез дә Ватанга кайттык. Хәрби хезмәтемнең калган өлешен Әфган чигендә үткәрдем. “Интернационалист сугышчыга рәхмәтле Әфган халкыннан” медале һәм башка күкрәк билгеләре белән бүләкләндем.