“Ак калфак”лылар иҗат отчеты концертларында катнаша

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Мунчәли авылы мәдәният йортында ел саен иҗат отчет концерты уза.

Быел ул 2 февраль көнне үтте. Шушы концертны үткәрүдә Мунчәли “Ак калфак” оешмасыда читтә калмады, аның әгъзаларының кул эшләреннән “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән күргәзмә төзеп куелды.

Халкымның элек-электән килгән матур йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган “Аулак өй” күренешендә дә, төрле биюләрдә дә ак калфаклылар сынатмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International