Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә студентлар белән очрашу булды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

   Районыбыз мәктәпләрендә бу көннәрдә шаулап- гөрләп студентлар белән очрашулар үтә.

Яратып башкарган эш кенә куаныч китерә

Кайтыйк әле, онытмыйк без, дуслар

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын...

   Безнең Алимов Зариф Закирович исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе дә бу чарага ныклап әзерләнде. Мәктәп укучылары алдан ук һәр студент белән элемтәгә чыгып, алар турында тулы мәгълүматлар тупладылар, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр.

   Бәйрәм шимбә көнне, ягъни 2 нче февральдә, мәктәпнең актлар залында үтте. Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим.  Чакырган кунакларыбыз арасында, шулай ук, мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган, бүгенге көндә үзләре сайлаган хезмәтләренең чын осталары булып өлгергән төрле һөнәр ияләре һәм югары уку йортларында белем алучы студентларыбыз да бар иде. Һәр студент үзе укыган уку йорты һәм үзенең белгечлеге турында сөйләде, уку йортына керү өчен булган кагыйдәләр белән таныштырды. Үзләренең буш вакытларын файдалы итеп үткәрүләре, ягъни төрле түгәрәкләргә йөрүләре, спорт ярышларында катнашулары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләп үттеләр. Студетларыбыз үзләренә төпле белем биргән укытучыларына, шундый җанлы, күңелле кичә оештырырга мөмкинлек тудырган мәктәп директоры Шамиль Абдрахмановка олы рәхмәтләрен белдерделәр, ә Хәйруллина Язилә үзенең теләкләрен җыр аша ишеттерде.

   2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы буларак билгеләнде, шуңа да без озак еллар хезмәтләренә тугры була белгән апа - абыйларны чакырдык. Алар да үз хезмәтләрен яратып башкарулары, кая, ничек укулары хакында сөйләп үттеләр. Укучыларга һәм студентларыбызга укуларында уңышлар, укып чыккач туган якларга кайтып үзләре сайлаган һөнәрләре буенча эшләүләрен теләделәр.

   Бәйрәм җыр- бию, уен- ярышлар белән бергә үрелеп барды. Бу очрашу укучылар һәм студентларда бары җылы хисләр, онытылмас хатирәләр генә калдырды дип әйтәсе килә.

Дилүзә Вилданова, Алимов Зариф Закирович исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе педагог- оештыручысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International