Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында арт-объект урнаштырылды

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

   Иске Шәйморза авылына алып керә торган юл чатында «Мин Шәйморзаны яратам» дигән арт-объект урнаштырылды. Композициядә йөрәк формасы да урын алган. Әлеге вакыйга белән авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров Инстаграм социаль челтәрендә уртаклашты. 

   Заманча мондый символлар тирә-юньне төзекләндерү программасын тормышка ашыру һәм кешеләрнең туган авылына булган мәхәббәтен күрсәтү билгесе булып тора. Моңарчы алар Уби, Шланга авыл җирлекләрендә урын алган иде.

   Металл конструкцияләрне әзерләүдә һәм урнаштыруда «Эталон-Агро» агрохолдингы җитәкчесе Наил Алимов һәм оешманың директоры Сергей Никитин булышлык күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International