40 елга якын хезмәт стажы булган Файзә апа Бикчурова фикеренчә? “мыш тор!” дигәне “азрак сөйлә, күбрәк эшлә”, “үзең сөйлисе урынга күбрәк башкаларны тыңла” дию икән.
Иске Шәйморза авылында туып-үсә Файзә апа. Әти-әнисе Хәлимә белән Нәсибулла тугыз балага гомер бирәләр. Ләкин аларның өчесе кыска гомерле булып яшьли үк үлеп китә. Гаиләдә үсүче дүрт ир-малай арасында ике кыз (шуларның берсе Файзә апа), билгеле инде, иң көтелгәннәре һәм һәрберсе тарафыннан кадерләнгәннәре булалар.
Файзә Бикчурова 39 ел буена башлангыч сыйныфлар укучыларына белем бирә. Бервакыт аралыгында Иске Шәйморза урта мәктәбендә директор булып абыйсы Зәкәрия Азизов эшли.
- Башлангыч мәктәп аерым бинада иде. Педсоветка, я булмаса нинди дә булса җыелышка төп бинага киләбез. Икенче аяк киемем онытылып кала иде кайвакыт. Минем оекчан басып торганымны күргән Зәкәрия абый, үз аяк киемен салып, миңа кидертә иде, мәрхүмкәем, - дип искә ала Файзә апа.
Әтисе Нәсибулла кызының язмышын хәл итүдә, аңа үгет-нәсыйхәт, тормышка юнәлеш бирүдә әлләни катнаша алмый. 1936 елда вафат була. Иң олы абыйлары Зарифны Бөек Ватан сугышына озатулыран да хәтерли юбиляр. Сугыш елларында күргән михнәтләрне дә. Тик ничек кенә булмасын, кешенең моң-зарына карамый бит вакыт – уза да уза. Яшьлек тә үзенекен итә. Шәйморза урта мәктәбен тәмамлаган Файзә дә яшьлек хялларын тормышка ашыру максатыннан Тәтеш педагогия училищесына укырга китә, аннан дипломлы булып Зур Чынлы авылына кайта, өч ел шушы авылда балалар укыта. Бу вакытта абыйсы Зыятдинның дусты булган Шәүкәт исемле егет кызны күзләп йөри торган була инде. Озак та үтми өйләнешеп тә куялар. Шәүкәте төскә-биткә бик матур, рәсем ясау остасы, сугыштан кайткан була. Файзә ханым да эшкә Иске Шәйморза урта мәктәбенә күчерелә һәм шунда лаеклы ялга чыкканчы хезмәт итә.
Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала туа. Беренче кызы Фәридәсен дә хөрмәтли күрше-тирә һәм Шәйморза авыллары халкы. Чөнки Фәридә ханым Шәйморза участок поликлиникасында 30 елдан артык өлкән шәфкать туташы булып эшли. Улы Фәрите дә Зәкия исемле укытучы кызга өйләнеп, авылда йорт-җир җиткезә. Әмма соңгы елларда гаиләсе белән Ульянга күченеп китә. Гомеренең күп өлеше авылда үткән Фәрит һәм Фәридә әниләренең төп ярдәмчеләре. Чөнки Шәүкәт абый инде гүр иясе. Фәрит әтисе салган авыл өенә ялгап агачтан янкорма төзегән, шунда бөтен уңайлыкларны тудырган – су керткән, юыну бүлмәләре ясап куйганнар. Шәһәрдә эштән туктагач, кире авылга кайтырга исәпләре. Рамиләсе белән Равиле генә авылдан ерактарак яшиләр, шулай булса да кайтып йөриләр, туган нигезне, әниләрен онытмыйлар.
Бу көннәрдә үзе укыткан күпсанлы укучыларының да котлавына куанган юбиляр. Моны ул үзен котларга килгән Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуровка да әйтте.
Капка алдында булсам инде, яныма тукталмаган кеше калмый, танымый торсам, “Апа сез мине шул елларда укыткан идегез бит, дип үзләре таныттыралар. Рәхмәт яусын! – ди укытучы-ветеран.
Юбилее уңаеннан тәбрикләргә килгән, бүләк һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын китергән район Башлыгы Марат Гафаровка да Файзә апа шигъри юллар белән: “Бүләк көтми бу күңел. Бу күңел ни көтә? Һәм аңа ни җитә? Бер җылы сүз, наз җитә!” - дип, рәхмәтләрен ирештерде.
Йөзенче дистәне вакларга алынган ветеранның бүгенгесе көндә 8 оныгы, 9 оныкчыгы бар.