Сочи шәһәрендә 1 февральдән 3 февральгә кадәр терәк- хәрәкәт органнары зарарланган спортчылар арасында пар-армрестлинг буенча Россия чемпионаты узды.
Ярыш көннәре дәвамында илнең 18 төбәгеннән 100 дән артык спортчы программаның дүрт төрендә чемпион титулы өчен көрәште.
Турнирда катнашучылар: Россия рекордчылары, атказанган спорт осталары һәм халыкара класслы спорт мастерлары арасында районыбызның Зур Аксу авылыннан әлеге спорт төрендә чемпион исеменә лаек булган Петр Мускатинов та бар иде. Ул Татарстан Республикасы командасы составында катнашты. Петр Мускатинов һөнәри осталыгын тагын бер тапкыр исбатлап, Россия Чемпионатында янә призёр булды, бронза медаль яулады.