Халык җыеннары Иске Чүпрәле авыл җирлегендәге очрашу белән төгәлләнде

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

   Январь аенда старт алган халык җыеннары Иске Чүпрәле авыл җирлегендәге очрашу белән төгәлләнде. Ул район мәдәният йортында узды.

   Чарада Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров, район оешмалары һәм хезмәтләре җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлеге халкы да катнашты.

   Традиция буенча 2018 елда башкарылган эшләр турында отчет доклады белән авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов чыгыш ясады. Ул җирле үзидарә органы бюджетының үтәлеше турында сөйләде, үзара салым акчаларыннан файдалану турында хисап тотты, җирлектә демографик вәзгыять, аның инфраструктурасы үсеше белән таныштырды, агымдагы елга эш планнары турында сөйләде.

    Җирлектә су белән тәэмин ителеш проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып кала. Аеруча сусызлыктан Дачный поселогында яшәүчеләр җәфа чигә. Бу су запасының аз булуына бәйле. “Быел бу юнәлештә кайбер эшләр башкарылачак", - диде Рамил Низамов.

   Марат Гафаров үз чиратында, суның – алтын бәясенә тиңлеген билгеләп үтте һәм  җәйге чорга һәр хуҗалыкка бакчаларга су сибү, мал-туар өчен кое казырга киңәш бирде.

   Эшчәнлек  нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турындагы доклад белән РФ Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлек начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады, шулай ук "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы җитәкчесе Владимир Николаев, районы буенча 114 янгын сүндерү часте начальнигы Роман Колпаков чыгыш ясады.

   Рөстәм Искәндәр улы үзенең докладында соңгы вакытта мошенниклык очраклары күбәйгәнлеген билгеләп үтте. Ел башыннан бүлеккә халыкның ышанучанлыгыннан файдаланып, алдау юлы белән акчаларын үзләштерүдән зыян күргән берничә кеше мөрәҗәгать иткән инде.

  - Ышаныгыз, беркем дә күпләп акча яки башка кыйммәте әйберне бушлай бирмәячәк, бу - алдау. Мошенниклыкның күп төрле юллары булуы билгеле. Нинди дә булса лотореяларда, конкурсларда, я башка акча бирәбез дигән чараларда катнашканчы, ныклап уйлагыз, тикшереп карагыз. Банк карточкасыннан бервакытта номерларын әйтеп акча күчермәгез,- дип билгеләп үтте Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

   Халык белән очрашуга йомгакны район башлыгы Марат Гафаров ясады. Район башлыгы 2019 елга җирлектә төзекләндерү буенчанинди эшләр башкарылачагын әйтте. Бу нигездә парклар булдыру, булганнарын матурайту, Үзәк урамга ямь кертү. Әлбәттә, эш урыннары булдыру турында тукталды.

   - Ипи пешерү, сөт комбинаты эшчәнлеген башлап җибәрү исәп. Үзәк базарның урынын алмаштыруны да күздә тотабыз. Планнар һәм бурычлар күп, билгеле. Аларның кайсыдыр киләсе елга, кайсыдыр быел эшләнер. Әмма бергә матди чыгымнар таләп ителмәгәннәрен: өмәләр, өйалларын, урамнарны ямьләндерүне без бергәләп башкарып чыгарбыз, дип ышанам. Әлеге уңайдан төзекләндерү буенча район бәйгесе быел да игълан ителәчәк. Һәркем үз өлешен кертсен иде,- диде Марат Гафаров.

   Соңыннан район җитәкчесе халыктан кергән сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International