Шушы көннәрдә Зур Чынлы авылында гомер итүче Мөстәким Сафиулла улы Низамов үзенең 80 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
Мөстәким абый 1939 елда Зур Чынлы авылында, Дан орденнары кавалеры, ике Кызыл Йолдыз орденына ия булган, Бөек Ватан сугышы ветераны Сафиулла агай һәм Хөсниҗамал апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә берсеннән-берсе кечкенә ун бала була алар гаиләсендә. Мөстәким абыйга да җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң хезмәт юлын башларга туры килә. Башлап колхозда тракторда сабанчы булып эшли ул. 1963 елдан башлап тракторга утыра. Шул еллардан башлап лаеклы ялга чыкканчы “Ирек” колхозында чөгендер игә ул. Иртә яздан башлап, кара көзгәчә чөгендер басуыннан кайтып керми Мөстәким абый, чәчә, рәт араларын эшкәртә, ашламасын, гербицидын кертә, көзен исә мул уңышны җыеп алуда катнаша. Аның карамагындагы чөгендер басулары һәрвакыт мул уңыш бирүе белән аерылып торган. Лаеклы ялга чыккач та агрофирмада хезмәт куя эле ул.
Тормыш иптәше Рауза апа белән алар биш балага гомер бүләк итәләр. Әмма балаларының үсеп-җитеп, тормышта үз урыннарын табу көннәрен генә күрергә язмаган була Рауза апага. Килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте аларның бәхетле тормышларын җимерә, Мөстәким абый биш бала белән тол кала. Язмыш аны төрлечә сынаса да, сынмый-сыгылмый ул, көчле рухлы булып кала, биш баласына да әти дә, әни дә була белә, барысын бергә туплап, бердәм булып яшиләр алар. Балалары үсеп җитеп, аякка басмыйча, кабат өйләнми дә ул. Алай гына да түгел, төп нигездә ялгызы гына яшәп калган әтисен дә 94 яшенә кадәр тәрбияләп, аның хәер-фатихасын алып, соңгы юлга озата ул. Инде балалары Гөлүзә, Марат, Гөлсинә, Айрат, Ләйсән үзләре дә гаиләлеләр, әтиләренә оныклар бүләк иткәннәр.
Мөстәким абыйның намуслы хезмәте төрле елларда Почет билгесе, Кызыл Байрак ордены, Ленин медале һәм башка бик күп мактау күгазьләре, бүләкләр белән бәяләнә, хезмәт ветераны исеме бирелә. Күп тапкырлар социалистик хезмәт ударнигы исемнәренә лаек була ул.
Бүгенге көндә Мөстәким абый хатыны Минҗиһан апа белән гомер кичерә. Аның сигез оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.
- Безнең йортыбызның ишеге безнең һәм туганнар өчен һәрчак ачык. Әтиебез безне җил-яңгыр тидерми үстерде, һәрберебезгә тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итте, аңа рәхмәттән башка сүзебез юк. Әтиебезне тәрбияләп торганы өчен Минҗиһан апага да рәхмәтлебез ,- диләр бертавыштан Мөстәким абыйның балалары.
Әтиләренең һәм бабаларының 80 яшьлек юбилее уңаеннан ветеранның барлык балалары, кияү-киленнәре, оныклары кайткан иде. Ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, районда озак еллар баш зоотехник, ветеринария табибы булып эшләгән Шәүкәт Алимов юбилярга бүләкләр алып килгәннәр, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырдылар/