Имтиханнардан “койрыксыз” котылган студентлар каникулга - якыннары янына кайттылар.
Ел саен шушы вакытта аларны әти-әниләре генә түгел, ә район җитәкчелеге дә очрашуга көтеп ала. Киләчәккә булган планнары турында сораша, белгеч буларак туган якларга әйләнеп кайтырга өнди.
Быел студентлар белән очрашу гадәти булмаган форматта, “Алтын Барс” боз сараенда узды. Кичәге укучылар, бүгенге студентлар өчен бу көтелмәгәнрәк хәл булды, әмма шуңа да карамастан, файдалы очрашуны спорт белән берләштерү идеясе күпләрнең күңелләренә хуш килде.
Тимераякны ышанычлы басып торучылар гына түгел, беренче тапкыр киеп караучылар да булды. “Бераз куркыныч, әмма бортик артында басып торасы килми", - ди КФУның 2 курс студенты Динә Аббазова.
Хәтта, бу көнне район Башлыгы Марат Гафаров үзе дә студентларны сәламләү өчен бозга тимераякта чыкты. Район студентларын ул сессияләрен уңышлы тәмамлап кайтулары белән тәбрикләде һәм район тормышы белән таныштырды.
- Күрәсез, районыбызда төзелеш, төзекләндерү өлкәсендә эшләр тукталмый. Һәркайда ниндидер үзгәрешләр булып тора, яшәешебез уңайлана бара. Районыбызның киләчәк үсеше өчен безгә сезнең идеяләр дә кирәк. Һәм, әлбәттә, сез үзегез дә, белгечләр буларак, безгә бик кирәк, - диде Марат Гафаров.
Рәсми өлештән соң бәйрәм төрле конкурслар һәм күңел ачу чаралары белән дәвам итте. Студентлар тимераяк кигән килеш командаларга бүленеп, бозда ярыштылар, уеннар уйнадылар.
Бәйрәм ахырында район Башлыгы Марат Гафаров командаларны йөзү бассейнына бару өчен сертификат белән бүләкләде һәм киләсе очрашуның шунда узачагын билгеләп үтте.
“Мондый төрдә очрашкан юк иде әле, бик күңелле булды. Рәхмәт оештыручыларга”, - диделәр студуентлар, беравыздан.