Соңгы елларда районда спортның башка төрләре кебек үк шахматка да игътибар арта бара. Балалар һәм яшүсмерләр арасында шахматның популярлаша баруы аеруча куанычлы.
31 январьда 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында укучылар арасында шахмат буенча ярышлар узды. Анда 1 номерлы Иске Чүпрәле, Иске Чүпрәле күп профильле лицее, Иске Шәйморза, Зур Аксу, Хорновар-Шигали урта мәктәпләреннән һәм “Талантлар планетасы” балалар иҗат йортындагы шахмат түгәрәгендә шөгыльләнгән иң көчле укучылар катнашты. Шахмат буенча әлеге түгәрәкне һәркемгә яхшы таныш булган, үзенең бар гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Азат Сагдеев алып бара.
- Әлеге спорт төре белән мавыгу балалар өчен бигрәк тә файдалы, шахмат уены фикерне тупларга, игътибарны арттырырга, дөрес анализ ясарга өйрәтә. Өлкәннәргә дә аның файдасы зур. Фикер йөртү сәләтен тонуста тотарга ярдәм итә, хәтерне ныгыта, - ди Азат Сагдеев.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, кызлар арасында Айгөл Нәсыйбуллина (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) - I, Айгөл Шәрипова (1 номерлы Иске Чүпрәле) – II, Виктория Михайлова (Хорновар-Шигали) III урынны яулады.
А категориясе буенча малайлар арасында Сергей Мускатинов (Зур Аксу) – I, Рәсим Азизов (1 номерлы Иске Чүпрәле) – II, Константин Симуллин (1 номерлы Иске Чүпрәле) - III урын.
В категориясе буенча малайлар арасында Нәфис Гафуров (Иске Чүпрәле күп профильле лицей) – I, Ильнар Шәрәфетдинов (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе)- II, Артем Мускатинов (Зур Аксу) III урын яуладылар.
Яшь шахматчыларның гомуми яуланган урыннар нәтиҗәләре буенча 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы I урынга лаек булды һәм күчмә кубокны яулады, Зур Аксу мәктәбе - II урын, Иске Чүпрәле күп профильле лицей III урын.
I, II, III урыннар яулаучы яшь шахматчыларга һәм мәктәпләргә, “Иң яшь шахматчы” номинациясе буенча җиңүче Илнар Шәрәфетдиновка, Рәсим Азизовка, Константин Симуллинга, шахмат буенча ярышларга призерлар әзерләүче тренерлар М.Усмановка, И.Исаевка, А.Сагдеевка Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
- Беренчедән, районда шахмат буенча федерация җитәкчесе Илмас Илаловичка, ярышны оештыруда һәм бүләкләр әзерләүдә иганәчелек ярдәме күрсәткәне өчен “И.Ф.Мәхмүтов” крестян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илмир Мәхмүтовка шәхсән үзем һәм яшь шахматчыларыбыз исеменнән рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аллага шөкер, балаларыбыз арасында шахматны үз итүчеләр күп, алар авыл мәктәпләрендә дә бар. Мондый балаларны күрергә, аларның сәләтләрен үстерергә генә кирәк. Райондагы һәр мәктәптә шахмат түгәрәкләре оештырылсын, әлеге проблема район дәрәҗәсендә күтәрелсен иде дип телисе килә, - ди яшь шахматчыларның остазы, түгәрәк җитәкчесе Азат Сагдеев.