1 февральдә Түбән Кама шәһәренең И. Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсына йомгак ясалды. Финалда конкурсның зона этапларында җиңү яулаган 26 ата-ана комитеты катнашты.
Чүпрәле муниципаль районын конкурста 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең ата-аналар комитеты тәкъдим итте һәм мактаулы 3 урынны алды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өченче ел рәттән ата-аналар комитетлары конкурсын үткәрә. Финал программасында катнашучылар үзләренең «Безнең күңелле дус сыйныфыбыз» визит карточкаларын тапшырдылар, тәкъдим ителгән юнәлешләрнең берсе буенча үз проектларын якладылар.
Катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре, милли ата-аналар ассоциациясе вәкилләре, КФУның психология һәм мәгариф институты, Казан инновацион университеты укытучылары, республиканың әйдәп баручы педагог-психологлары кергән жюри бәяләде.