Юбилеегыз котлы булсын!

2019 елның 1 феврале, җомга

   Шушы көннәрдә Югары Каракитә авылында яшәүче тыл ветераны Бибихәсәнә Сиразетдин кызы Санатуллова да 90 яшҗлек юбилеен билгеләде.

    Шундый истәлекле дата белән аны район Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфик Җамалтдинов котлады.

   Бибихәсәнә әбинең гомер юлы иленә, туган җиренә, үз халкына хезмәт итеп үткән. Тормыш иптәше Аделҗан абый белән алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр, һәркайсын илебез өчен лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләгәннәр. Бүгенгесе көндә гаилә башлыгы гүр иясе, ә Бибихәсәнә әби улы Камил тәрбиясендә яши.

   Эмиль Әхмәтов юбилярга РФ Президены Владимир Пунин исеменнән котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырды, исәнлек, хәерле гомерләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International