Хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану максатында һәм тирә-юнь мохитка тәэсир итүне билгеләү кысаларында биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә 2019-2020 еллардагы аучылык сезонында аучылык ресурсларын алу күләмен раслау материалларын әзерләү эшләре алып барыла.
Гражданнар, юридик затлар һәм җәмәгать оешмалары тирә-юнь мохитка тәэсир итүне билгеләү буенча башлангыч варианты буенча тәкъдимнәрен 2019 елның 20 мартына кадәр, Казан шәһәре, К.Тинчурин урамы, 29нчы йорт адресы буенча урнашкан Комитетка, яисә ojm@tatar.ru электрон почтасына җибәрә алалар.
Тирә-юнь мохитка тәэсир итүне билгеләүнең алдан әзерләнгән материаллары белән Комитетның рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru танышырга мөмкин.
Материалларны дәүләт экологик экспертизасына әзерләү кысаларында җәмәгать тыңлаулары үткәреләчәк.
Чүпрәле районында җәмәгать тыңлаулары 2019 елның 22 мартында 10.00 сәгатьтә Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 нче йорт адресы буенча район Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.