Бүген, 26 гыйнварда, ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында атналык республика киңәшмәсе барышында Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре арасында 2019 елда иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеше буенча республика конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрнең исемнәре аталды.
"Муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" номинациясендә районыбызның үзәк чыршысы беренче урынны алды. Чүпрәле муниципаль районы Кече Чынлы авыл җирлегенең Яңа ел гүзәленә өченче урын бирелде.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 2018 елның 25 декабреннән 2019 елның 25 гыйнварына кадәр узды, анда республиканың барлык муниципаль районнары да актив катнашты. Алар алты номинациядә ярышты. Конкурска йомгак ясаганда шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре сайтларында урнаштырылган Яңа ел алды һәм Яңа ел чараларын мәгълүмати яктан тәэмин итү һәм Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре исәпкә алынды.