Чүпрәледә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча утырыш узды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

   Утырыш эшендә гадәттән тыш хәлләр хезмәте, янгын сүндерү - коткару бүлеге, гражданнарны саклау вәкилләре, күпфатирлы йортларга газ хезмәте күрсәтүче оешмалар катнашты.

   Бүген Чүпрәле районы Башкарма комитетында торак, күп фатирлы йортларда, шулай ук социаль - мәдәни көнкүреш объектларында газ җиһазларын куллану белән бәйле авария хәлендәге хәлләрне булдырмау һәм чаралар күрү мәсьәләсе буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы  утырышы булды.

   Утырыш эшендә гадәттән тыш хәлләр хезмәте, янгын сүндерү - коткару бүлеге, гражданнарны саклау вәкилләре, күпфатирлы йортларга газ хезмәте күрсәтүче оешмалар катнашты.

   Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы, комиссия рәисе Данис Сатдинов алып барды.

   Комиссия утырышында газ куркынычсызлыгы темасы очраклы гына күтәрелмәде. Кызганычка каршы, соңгы вакытта Россия Федерациясе субъектларында йортларда газ шартлау нәтиҗәсендә кешеләр зыян күргән һәм һәлак булган берничә җитди вакыйга күзәтелде. Мондый фаҗигаләр ел саен да кабатланып тора, куркынычсызлык техникасын сакламау аркасында йортлар гына түгел, кешеләрнең гомере дә өзелә.

    “Буа газы" эксплуатация-җитештерү идарәсенең Чүпрәле районы буенча хезмәт күрсәтү участогы начальнигы Рамил Сабирҗанов комиссия әгъзалары алдында газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында сөйләде.

   - Район буенча газ хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан торак йортларда планнан тыш тикшерүләр үткәрелә, халык белән аңлату эшләре алып барыла, белешмәлекләр таратыла. Техник хокук бозулар ачыкланган очракта хуҗага сәбәпләрен билгеле бер вакытка бетерү өчен хәбәрнамә бирелә, -дип билгеләп үтте Рамил Сабирҗанов.

   Комиссиянең барлык әгъзалары да газ җиһазларын куллану белән бәйле авария хәлендәге хәлләрне булдырмау буенча башкарылган һәм юашкарыласы эшләр планы турында сөйләделәр. Аеруча күпфатирлы йортларга тукталдылар. Районда 19 күпфатирлы йорт исәпләнә. Аларда икеконтурлы газ мичләре урнаштырылган. Газ мичләренең төзеклеген, хезмәт итү вакытларын тикшерергә кирәк, диделәр утырышта.

   Утырыш ахырында Данис Сатдинов, бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте. "Имин булмаган, күп балалы гаиләләргә, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар бирергә кирәк", - диде Данис Харис улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International