24 гыйнвар көнне Кече Чынлы һәм Иске Шәйморза авылларында халык җыеннары булып узды. Анда авыл җирлекләре башлыклары Гомәр Халитов, Илһам Бикчуровның узган елда башкарылган эшләр турындагы отчетлары тыңланды, авыл тормышында актив катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтелде, кайбер проблемалар хакында җитди сөйләшү булды.
“Цильна” һәм “Эталон-агро” җәмгыятьләре җитәкчеләре Барис Гафуров һәм Сергей Никитин авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләр белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Динар Гадиев райондагы һәм җирлектәге криминоген хәл турында сөйләде.
Җыелышларда Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров катнашты. Аның сүзләренчә, узган ел халыкның көнкүреш шартларын яхшырту буенча шактый гына эшләр башкарылган.
- Агымдагы елда да аларны дәвам итәргә кирәк, - диде Марат Ринатович. Аннан соң ул район өчен төп бурычлар – су, юл һәм халыкны эш урыннары белән тәэмин итү кебек мөһим эшләр торуын атады. Бүген районның 25 авылы чиста суга тилмерә. Йөзләрчә миллион сумнар белән бәйле эшне республика җитәкчелеге ярдәменнән башка тормышка ашыру мөмкин дә түгел. Шуңа күрә районның үз күрсәткечләре дә Президент уңай бәя бирерлек булырга тиеш.
Чүпрәле - авыл хуҗалыгы районы. Еллар әйбәт килеп, басуларның мул уңыш бирүен телик.