Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров 90 яшьлек тыл хезмәтчәне белән очрашты

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

   2019 елның 22 январенда район Башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылында яшәүче, гомер буе үзен үзешчән сәнгатькә, мәдәният үсешенә, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм иҗатын саклауга багышлаган, тыл ветераны Фасахәт апа Хөсәенова янында булды. 

   Марат Ринатовичның визиты юкка гына түгел иде: шушы көннәрдә район халкының яраткан җырчысы 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Район Башлыгы аны юбилее белән котлады, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, яшәү шартлары белән танышты, сәламәтлеге белән кызыксынды, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, сүнмәс иҗат, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләде, чәчәк бәйләме бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International