Чүпрәледә яшь шагыйрьләр бәйгесе игълан ителә

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Агымдагы елның 16 маенда районда “Яратам сине, Туган ягым” дип исемләнгән яшь шагыйрьләр бәйгесе узачак.

Бәйгене район үзәк һәм балалар китапханәсе, мәдәният һәм мәгариф бүлеге оештыра.

Шигырь бәйгесендәге җиңүчеләр өч төрле яшь категориясе буенча билгеләнәчәк: 5-7 лет яшьлекләр, 1-4 сыйныф һәм 5-9 сыйныф укучылары.

Бәйгедә катнашу өчен 15 январьдан 1 майга кадәр туган як турында үзең иҗат иткән шигырьләрне һәм гаризаларны район балалар китапханәсенә detbibldrz@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Бу хакта тулырак район үзәк һәм балалар китапханәсенә 2-26-49, 2-27-49 телефон номерлары белән шалтыратып белешә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International