2019 ел - Театр һәм Эшче һөнәрләр елы

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

   Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 ел "Театр елы" елы итеп игълан ителде. Илнең төрле субъектларындагы башкарма хөкүмәт органнарына Театр елы кысаларында чаралар уздыру тәкъдим ителә.

   Татарстанда исә 2019 ел "Эшче һөнәрләр елы" буларак узачак. Ни өчен дигәндә, Татарстан командасы WorldSkills илкүләм чемпионатында икенче урынны яулады, ә агымдагы елда исә Дөнья чемпионаты Казанда узачак. "Эшче һөнәрләр елы" яңа технологияләрне һәм һөнәрләрне үзләштерү, предприятиеләр өчен таләп ителгән һөнәрләрне үстерүне күздә тота. 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International