Чүпрәле районы Хорновар-Шигали авылында гомер итүче Сергеев Валентин Петрович үзенең олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Аны олы юбилее белән котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Виктор Григорьев килгән иде. Алар Валентин Петровичка Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаровның бүләген тапшырдылар, исәнлек, хәерле, бәрәкәтле гомер теләделәр.
Валентин Петрович улы Виктор гаиләсендә гомер кичерәләр. Бүгенгесе көндә юбилярның 13 оныгы, 15 оныкчыгы бар.