Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Үз эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән тармакның 100 иң яхшы вәкиле Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дипломнары һәм 100 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнде. Конкурсның актлар залында катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сәламләде.
Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләре арасында Чүпрәле муниципаль районы вәкилләре дә бар: болар - районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Дамир Аббазов ("иң яхшы кадрлар хезмәткәре" номинациясендә), «Чынлы» ҖЧҖ баш бухгалтеры Сиринә Җәббарова ("иң яхшы бухгалтер" номинациясе), Фердинант Халитов «Чынлы» ҖЧҖ агрономы ("иң яхшы агроном" номинациясе) һәм Фәнис Сөләйманов - «Чынлы» ҖЧҖ ветеринария табибы ("Иң яхшы ветеринария табибы"номинациясендә).
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә районыбыз иминлеге өчен уңышлар телибез!