Район авыл җирлекләрендә дә Яңа елга әзерлек тулы куәтенә бара. Әйтик, Кече Чынлылылар быел үзәк урамнарын әкият дөньясына әйләндергәннәр.
Авыл башында ук кунакларны төрле гирляндалар белән бизәлгән яңа ел чыршысы каршы ала. Моннан тыш, урман гүзәле мәктәп, балалар бакчасы һәм хуҗалыктагы барлык ферма биналары, машина-трактор парклары алдына да урнаштырылган. Ә төп административ бина каршында кардан Кыш бабай һәм Кар кызы ясалган, бакчада төрле әкият геройлары “йөри”.
Үткән елдан бирле Кече Чынлы авыл җирлегендә йорт саен диярлек чыршы куаклары бизәү традициягә әйләнгән. Әлеге идея “Цильна” хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуровныкы. Үткән ел хуҗалык җитәкчесе авыл халкына урманнан 200 данә чыршы куагы кайтарткан булса, быел әлеге сан 250гә җиткән.
Барис Аппаувич әйтүенчә, Яңа елны каршы алу кичәсендә, быел ул 29 декабрьдә булачак, “Иң матур бизәлгән ишегалды” бәйгесендә җиңүчеләр барланачак һәм бүләкләр тапшырылачак. Соңыннан исә Казан шәһәреннән килгән эстрада артистлары яңа ел концерты тәкъдим итәчәк.