Казанда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының XIII съезды үткәрелде. Анда район Башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә район делегациясе дә катнашты. Съезд кысаларында авыл җирлекләре арасында узган конкурска нәтиҗә ясалып, аның җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Село Уби авылы җирлеге башлыгы Алексей Ярухинга һәм Иске Чокалы авылы җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдиновка “Шевроле-Нива” автомобиле ачкычларын тапшырды. Районга “Ford Tranzit” маркалы махсус бер мәктәп автобусы да кайтачак. Аның ачкычын мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов алды.