2019 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче кешеләрнең пенсияләре 7 процентка артачак. Кешенең пенсиясе суммасына бәйле рәвештә, акча да төрлечә артачак. Әйтик, кеше 10 мең сум пенсия ала икән, акчасы 10700 сум булачак. Әмма, бу эшләүче пенсионерларга кагылмый. Алар эштән киткән очракта гына арттырылган пенсияне алачак.