2019 елда илебездә телевещание «сан»га күчә. Санлы телевидениенең өстенлекләре дә бар. Санлы телевещание зәңгәр экран хуҗаларына түләүсез 20 дәүләт телеканалын карарга мөмкинлек бирә. Һәм иң яхшы сыйфатта! Бу каналларны өй антеннасы куеп яки приставка сатып алып куеп бушка карарга мөмкин. Кабельле, интернет, спутник аша алына торган сигналлар, үзегез беләсез, түләүле бит алар. Ә монда бер приставка алып куясы һәм 20 канал күрсәтә! Дәүләт гражданнары телевидениесез калмасын өчен дистәләрчә миллиард сумнар сарыф иткән. 2016 елда ук санлы телевидениегә күчү карары ике елга кичектерелгән, шушы еллар эчендә сигналларны тарату җайланмалары куелган, бушлай күрсәтелүче каналлар исемлегенә икенче мультиплекска кергән тагын ун канал өстәлгән.Бу яңалык бөтен кешегә дә кагылмый әлбәттә. Телеэкраннарының уң як читендә хәзергесе вакытта ук «А» хәрефе чыгучылар, һәм алдарак әйткәнемчә, “сез аналог телевидение карыйсыз” дигән кисәтү алучылар өчен генә.
"Беренче канал", "Россия 1", НТВ, 5 Канал, Рен-ТВ һәм СТС логотибы белән янәшә "А" хәрефен күрәсез икән, димәк сез аналог телевидение карыйсыз. Санлыга күчеп, 20 федераль каналны түләүсез карау өчен бүлмә яки тышкы антеннаны тоташтырырга кирәк. Иске телевизорлар өчен антеннадан тыш DVB-Т2 приставкасын да куярга кирәк.
Санлы эфирлы телевидениегә күчүне нәрсәдән башларга?
*Өегездәге телевизорны тикшерегез: ул DVB-T2/МPEG4 санлы сигналны кабул итәргә сәләтлеме?
*ТВ иске модель икән, ул очракта санлы приставка сатып алырга кирәк булачак. Ул приставкаларны районның Тринити, Бархан кибетләрендә 1000-1200 сумга табып була.
Санлы телевидениегә күчү буенча сораулар булган очракта сорауларны tatarstan@rtrn.ru электрон почтасына юллый аласыз. Шулай ук (8843)2000-528 телефонына консультацияләр үзәгенә шалтыратсагыз да була. Шалтырату бушлай.