Чүпрәледә көзге чакырылыш тәмам

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

   1 октябрьдән башланган чорда 48 егетебезне армия сафларына озаттык.

   “Чакыру оешкан төстә үтте, план уңышлы үтәлде. Иртә таңнан торып китүгә дә карамастан, озату урынына соңга калып килүчеләр булмады. Авыл җирлекләре башлыклары да бу эшкә бик җаваплы карадылар. Башкача мөмкин дә түгел. Хәрби хезмәт белән шаярырга хакыбыз юк”, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов. 
   Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Нуршат Салихова да көзге чакырылыш турында үз фикерләрен әйтте: “Әлеге чакырылыш үзеннән алдагылардан аерылмады. Гаскәрләргә яшьләрдән тулыландыру җибәрүне сыйфатлы тәэмин итү төп бурычларның берсе булып калды. Шуңа күрә Ватанны сакларга барырга тиешле егетләрнең сәламәтлегенә аерым басым ясала. Армиягә белгечләр кирәк, шунлыктан хәрби-исәп белгечлекләре буенча әзерләнгән, югары һәм урта һөнәри белемле гражданнарга игътибар күбрәк бирелә. Бу алга таба да шулай булып калыр. Элекке еллардагы кебек, хезмәт итәргә җибәрелүчеләрнең барысы да бүләккә кәрәзле телефон алды. Моның өчен "Ватан сакчысы" дигән махсус тариф планы эшләнгән, аның нигезендә республика Хөкүмәте 30 минут сөйләшүгә һәм үзең җибәрә торган 10 SMS-хәбәргә айга бер тапкыр акча түли. Кәрәзле телефоннарга өстәп, солдатка алынучылар "армиягә чакырылучы комплекты" - беренче чиратта кирәкле әйберләр салына торган сумкалар да алдылар”.

   Көзге чакырылышның соңгы төркемендә районыбызның дүрт егете – Иске Чүпрәле авылыннан Раил Латыйпов, Яңа Шигалидан Алексей Долгов, Городище авылыннан Никита Гордеев  һәм Шланга авылыннан Илдар Гатауллин китте. Егетләрне озатырга авыл җирлекләре башлыклары да килгән. Алар егетләргә тагын бер кат исән – сау хезмәт итеп туган якка кайтуларын теләделәр. Армиядә хезмәт итү – ул һәр ир-егетнең изге бурычы, намус эше икәнлеген ассызыкладылар.

   Ватан чикләрен, халкыбыз тынычлыгын саклау кебек җаваплы һәм мөһим эшне бары тик лаеклы кешеләргә генә йөклиләр. Яхшы тормыш мәктәбен узып чыныккан егетләр Чүпрәле районына бик тә кирәк булачак. Районда алар өчен зур эшләр алып барыла, халыкка уңайлы булсын өчен ел саен яңа социаль объектлар файдалануга тапшырыла. Авыл тормышы шәһәрнекеннән һич тә ким түгел. Яшь кешегә гаилә корып рәхәтләнеп яшисе генә кала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International