Татар Бизнәсе авылының көньякка караган өлешендә берничә бинадан торган терлекчелек комплексы барлыкка килде. 2012 елда эш башлаган Фәния белән Айрат Хәлиловларның гаилә фермасы бу.
Хәлиловлар – районда бүген иң уңышлы эшләүче фермерларның берсе. Ә моңа кадәр, билгеле, күп кенә сынауларны, авырлыкларны да үттеләр алар. Гаилә фермалары кору буенча республика программасы эшли башлагач, Фәния ханым, ике дә уйлап тормыйча, әлегәчә эшмәкәрлек, ягъни алып-сату белән белән шөгыльләнүдән барлыкка килгән “мая”ны әлеге программага керү өчен куллана. Бүген инде гаилә фермасы оештыруларына алты-җиде еллап вакыт үткән. Бу эш белән шөгыльләнергә алынуларына бер тамчы да үкенмиләр Хәлиловлар. Шулай булмый ни, терлекчелек хезмәте аларга ят түгел. Кечкенәдән әти-әнисенең кул арасына кереп, авыл эшендә кайнап үскән бит Фәния дә, Айрат та. Мал-туар асрауның авырлыклары да, отышлы яклары да аларга яхшы таныш.
– Икебез дә бер авыл кешеләре, Айратлар гаиләдә 5 бала булсалар, без дүрт бертуган, барыбыз да яшьли әти-әни кул арасына кереп үстек, - ди Фәния. –“Гаилә фермасы” төзүгә дәүләт ярдәм бирә дигәнне ишеткәч тә, үзебезне сынап карарга булдык – тәвәккәлләп башлап җибәрдек. Әлеге башлангычыбызны туганнарыбыз да күтәреп алды. Бердәм бер көч булып яшибез. Ходайга шөкер, барысы да ярдәм итә. Әти-әниләр дә бик булышалар, киңәш итәләр. Әтием Мөбарәкша “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә ия. Гомере буе колхозда хезмәт куйды. Бүген сигезенче дистәне ваклый. Җәйлеген кырларны тәрбияләү мәсьәләсе аның җаваплылыгында.
2012 елда кредит алып, 24 баш терлеккә исәпләнгән абзар салалар алар. Дәүләт биргән 1 млн. сум субсидия дә зур ярдәм була, билгеле. 2012 елның май аенда райондагы чәчү эшләренең барышы белән танышырга килгән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Хәлиловларның гаилә фермасына да кереп чыккан иде. Ул вакытта Хәлиловлар авыл башында урнашкан фермаларына (бу санитария таләпләренә дә җавап бирә) юл сузуны сораганнар иде. Марат Готович сүзендә тора, тиз арада 500 метр озынлыктагы таш-бетон юл да төзелә.
Эшләрен 18 баш савым сыеры белән башлап җибәргән Хәлиловлар бераздан тагын да 10 нәселле сөтбикәләр сатып ала. Иркен итеп эшләнгән абзарда аларына да урын табыла. Бүген аларның гаилә фермасында 42 баш савым сыеры, 50 баш үгез һәм таналар бар. Малларны җәй буе көтүдә йөрткәннәр. Алдынгы карашлы Фәния “көтүчеләрнең“ дә электрон төрен сайлаган.
Көненә 450 килограммга кадәр сөт тапшырып барганнар. Хәзер, билгеле, савым кими төшкән. Көннәр дә суытып җибәрде, буаз маллар байтагы ташлаткан да.
2018 елның сентябрь аенда Хәлиловлар тагын бер яңа ферма бинасын сафка бастыралар. Монысы 80 баш сыерга исәпләнгән. Әлеге бинаны төзү өчен дә алар “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” республика программасында катнашып, грант отканнар. Шулай итеп, быел Татарстан хөкүмәте бюджетыннан Хәлиловларга 3 млн. 909 мең сум акча кайткан. Моңа өстәп үзләре дә 2 млн. сумнан артык акчаларын тотып, яңа төзелгән бина эчен кирәкле җиһазлар белән тулыландыралар. Болар: заманча сөтүткәргечләр, сөт суыту җайланмасы һ.б, һ.б. Яңа бинада әлегә тынлык. Хуҗабикә Фәния ханым әйтүенчә, бирегә сыерларны март аенда гына кертәчәкләр. Чөнки әлегә аларның бозаулыйсы бар, аннан тәрбия кыласы – һәр эшнең үз җае дигәндәй...
Сүз дә юк, гаилә фермасын әйдәп бару ансат түгел. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, Хәлиловларның авыл үзәгендә шәхси кибетләре дә халыкка хезмәт күрсәтә. Фермадагы эшләрне тәмамлаганнан соң, Фәния ханым кибеткә ашыга, өйдә аз гына буш вакыты булдымы, кулына бәйләвеч тота: оекбашлар, бияләйләр бәйли.
– Тәүлегенә дүрт кенә сәгать йоклаган чаклар бик күп,- ди Айрат. – Ел әйләнәсе иртәнге дүрттән аяк өстендә без. Сәгать биштә иртәнге савымны башлыйбыз. Терлекләрне ашату-эчертү, чистарту, тирес чыгару, аннары сөтне илтү, җәен печән чабу, төзелеш… Эш берсе өстенә икенчесе өстәлә генә тора. Зарлана диеп уйлый күрмәгез. Авырлыклар куркытмый. Эшләргә яратабыз. Бу зур хезмәткә алынганбыз икән инде, ярты юлда туктап калмаячакбыз. Теләгебез дә, дәртебез дә, көчебез дә җитәрлек. Исәнлек кенә булсын. Иң мөһиме – бу бит безнең гаилә эше. Бездән соң аны балалар дәвам итәр. Һәрхәлдә, без моңа ышанабыз.
Күренеп тора, Хәлиловлар эштән курка торганнар түгел. Алга зур планнар коралар. Бүгенге авылны да бит әнә шундый уңганнар тотып тора, яшәтә.