Быелгы Мәүлид ае Чепкас-Илмәт авылы халкы өчен үзенчәлекле һәм шатлыклы булды. Шушы көннәрдә генә авылның мәчетендә яңарту эшләре тәмамланды. Мәчет тышкы яктан бик матур итеп, заманча материал белән тышланды. Әлеге эшне башлап җибәрүче һәм барлык чыгымнарны үз өстенә алучы Тәфкил Шәрибҗан улы Исмәгыйлов булды. Бүгенге көндә ул Казан шәһәрендә “Восток-Агро” җәмгыятендә хезмәт куя.
Чепкас-Илмәт авылы халкы элек еллардан бирле чишмә суыннан файдаланып көн күргән. Соңгы елларда заманча тормышка ияләшкәнлектән, чишмә дә боегып калган булган, аның суын кулланучылар калмаган. Күршеләр, бергә киңәшләшеп, кирәкле материаллар алып, шушы чишмәне яңартып та куйганнар. Бу чепкаслыларның тагын бер шатлыгы!
Авыл кешеләре тарафыннан киләчәктә дә мондый изге гамәлләр башкарылып торсын иде.