Чүпрәле районы Мунчали авылында гомер итүче Моратова Аделниса Санатулла кызы үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм итте.
Аделниса апаны олы юбилее белән, илебез тарихына олы хезмәте белән үз өлешен керткән олы буын вәкиле буларак та, бәйрәме белән котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов килгән иде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаровның бүләген тапшырды, исәнлек, хәерле, бәрәкәтле гомер теләде.