9 декабрь көнне районыбызның җиде егетен тантаналы төстә армия сафларына озаттык. Бу көнне Уби авылыннан Александр Алексеев һәм Максим Ефремкин, Яңа Чүпрәледән Рәсим Алиуллов, Татар Шатрашаныннан Фәнис Бдиев, Хорновар Шигалидан Петр Немасов, Матактан Руслан Ратников һәм Кече Чынлы авылыннан Фирдүс Хәкимов Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә киттеләр.
Егетләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов, Уби авылы җирлеге башлыгы Алексей Ярухин һәм Чүпрәле районында кеше хокукларын яклау буенча вәкил Ленар Җәлалов иң җылы теләкләрен җиткерделәр, хәрби бурычларын намус белән үтәп, туган якка исән-сау кайтуларын теләделәр.