«Ак калфак» оешмасының Чүпрәле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизова Удмуртиядә булды

2018 елның 8 декабре, шимбә

   Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре шушы көннәрдә Удмуртиягә сәфәр кылды.

    Күчмә утырышка Россиянең төрле төбәкләреннән 60 лап вәкил җыелды. Делегация вәкилләре 31 Татарстан районнарынан, 7 Россия төбәкләреннән килгән. «Тамырлар белән көчле без» темасына багышланган күчмә утырыш татар милли традицияләрен саклау эшендә тәҗрибә уртаклашуга багышланган иде.

   Әлеге чарада «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының райондагы җирле бүлеге җитәкчесе Гөлфия Яфизова да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International