Яңа Кәкерле авылы мәдәният йорты мөдире Мәдинә Җамалтдинова инвалидлар декадасы һәм "Нык гаилә" проекты кысаларында өлкән яшьтәге мөмкинлекләре чикләнгән әби-бабайлар янында булды. Аларның хәл-әхвалларын сорашып, һәркайсына күчтәнәчләр тапшырды.
Мондый игелекле гамәлләрне һәркем башкара ала. Җылы сүз - җан азыгы, диләр. Һәр кешегә картлык килә, янәшәбездә булган өлкәннәрне онытмасак иде!