Инвалидлар декадасы һәм "Ныклы гаилә" проекты кысаларында декабрь дәвамында Чүпрәле районында иҗади һәм белем бирү, хәйрия акцияләре, концертлар, спорт ярышлары, инвалидларның өйләренә бару чаралары үтә.
Менә инде икенче ел рәттән Чүпрәле районының «Тепловик» ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе Ранис Юсупов, Иске Чокалы авылында яшәүче Миләүшә Юсупова янына барып, хәлдән килгәнчә финанс ярдәме күрсәтә.
Миләүшә - балачактан инвалид, әмма бу аның кешеләр, дуслар белән аралашу мөмкинлеген чикли алмый. Ул - иҗади шәхес, актив яшәү рәвеше алып бара, чараларга, концертларга йөри, җырлар тыңларга һәм эстрада җырчысы Нурзәдә концертларына йөрергә ярата.
Инвалидлар декадасы - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар, мәрхәмәтлек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеге турында искә төшерә. Шуны истә тотарга кирәк: безнең янәшәбездә ярдәм кирәк булган кешеләр бар.