1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге үткәрелә. Ункөнлек һәм "Нык гаилә" проекты кысаларында, районда төрле мәдәни, спорт чаралары, хәйрия акцияләре үткәрү күздә тотыла.
Акциягә старт үткән шимбә район Башкарма комитеты бинасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, олылар тарафыннан җитештерелгән кул эшләнмәләре сату-күргәзмәсе белән бирелде. Шундый ук сату-күргәзмә район мәдәният йортында да узды. Традиция буенча, балалар һәм 40 яшькәчә булганнар арасында Спартакиада ярышлары узды. Шулай ук, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән әзерләгән концерт программмасы һәркемнең күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды.
Билгеле, бәйрәмгә барысы да килә алмаган. Район халкын социаль яклау идарәсе, спорт һәм яшьләр бүлеге, шулай ук, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме әзерләгән бу программада кызыклы чаралар, бию, шигырь сөйләү, җыр, табышмакларга җаваплар эзләү - барысы да урын алган иде. Балалар бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, курчак театры карадылар.
Район башлыгы Марат Гафаров бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, күтәренке кәеф, максатларына ирешүләрен, бернигә дә карамастан көчле булып калуларын теләде.
- Җәмгыятьтә һәр кеше - кабатланмас шәхес. Сез гаҗәеп сәләтегез, иҗади булуыгыз, чараларда ирешкән уңышларыгыз белән күпләргә үрнәк булып торасыз. Сезнең күңел дөньягыз бик бай, йөрәгегез һәркем өчен ачык. Күркәм сыйфатларыгыз һич кенә дә чикләнмәгән. Киләчәктә дә шундый булып калыгыз, - диде Марат Ринатович һәм Спартакиада ярышларында катнашкан һәм иҗади сәләтләрен күрсәткән һәркемгә Дипломнар, бүләкләр тапшырды.
Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен ункөнлек кысаларында уздырылган чаралар моның белән генә тәмамланмый. Декабрь ахырында алар янә Яңа ел бәйрәмендә дә катнашачаклар.