Мәскәү янындагы контрһөҗүмгә 77 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан Сугыш һәм Хезмәт даны монументы янындагы Мәңгелек ут янына оешма, предприятие коллективлары, район җитәкчеләре, ветераннар,активистлар, техникум, мәктәп укучылары килгән иде. Бу көнне алар мәңгелек утка веноклар, чәчәкләр куйдылар.
Митингта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров чыгыш ясады.