Пенсионерлар ярышты

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

   Быел пенсионерлар инвалидлар декадасы һәм "Нык гаилә" проекты кысаларында дартс, волейбол һәм спортның берничә төрен үз эченә алган эстафетада көчләрен сынадылар. 

   Нәтиҗәдә, дартс буенча хатын-кызлар арасында Шамилә Федорова, Роза Мөхәммәтшина һәм Галина Матросова иң күп балл җыеп, бүләкләр яуладылар. Ә ир-егетләр арасында РФ пенсионерлар Союзының райондагы бүлекчәсе началҗнигы Дамир Алимовка тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны Петр Гордеев белән Мансур Хәйруллин алды.

   Эстафета ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International