14 декабрь Казанда физик мөмкинлекләре чикле булган хатын-кызлар арасында "Татарстан энҗесе -2018" матурлык бәйгесенең финал өлеше узачак. Әлеге бәйгедә 10 хатын-кыз катнашачак, алар арасында Чүпрәле районы Шланга авылыннан Раиля Сатдинова да бар.
Инвалид хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче "Татарстан энҗесе" оешмасы башлап җибәргән бәйге быел бишенче тапкыр үткәрелә. Әлеге оешманы апалы-сеңелле Гөлнара һәм Гөлназ Заһретдиновлар җитәкли һәм мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызларны төрле юллар белән халык арасына алып чыгып, аларга булышып, тормышта үз урынын табарга ярдәм итү максатын куеп эшли.
Раиля иҗтимагый тормышта бик актив шәхес. Ул матур җырлый, бәйли, шигырьләр яза. Соңгы елларда исә үзен спортта да сыный башлады. Мәскәүләргә кадәр барып, ишкәк ишү буенча спорт ярышларында җиңүче исеменә лаек булды. Бу бәйгедә дә аңа уңышлар телибез!