Чүпрәле егетләре элиталы гаскәрләрне үз итә

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

   П.В. Дементьев исемендәге паркта иртүк җанлылык сизелде. Соңгы елларда биредән армия хезмәтенә озату матур гадәткә әйләнде. Легендар якташыбыз бөтен буын өчен һәр вакытта да үрнәк булып тора. Ватанны сакларга китүчеләрне озатканда Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та бу хакта егетләргә даими искәртеп тора, каһарман якташларыбыз үрнәгендә ил иминлеге өчен лаеклы хезмәт итәргә чакыра. 
   Бу көнне районыбызның биш егете: Хорновар Шигали авылыннан Тимофей Семенов, Зур Чынлыдан Илдар Тукаев, Иске Шәйморзадан Рамил Хөсәенов, Мунчәлидән Марс Хәйретдинов һәм Иске Чүпрәле авылыннан Айнур Хәмзин Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә киттеләр. 
   - Көзге чакырылыш дәвам итә. Тагын ике төркем егетләрне озатырбыз. Белемнәре һәм хәрби хезмәткә яраклы белгечлекләре булган егетләр армиягә бик кирәк. Солдатта булып кайту егетләрнең үзләре өчен дә файдалы. Хәзер югары, урта һөнәри белемле егетләр үзләре теләп хәрби хезмәткә баралар, чөнки хәрби билеты булмаган ир-егеткә эшкә урнашканда проблемалар туарга мөмкин. 27 яшькә җиткәч тә хәзер хәрби билет бирелми, аның урынына бары тик белешмә генә каралган. Ә бу инде эшкә урнашу мөмкинлеген чикли”, - ди Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты вәкиле Нуршат Сәлихова.

  Әйе, ир – егетнең хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң ул якыннарына, гаиләсенә ышанычлы, нык терәк булачак. Бу хакта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодинның “Иң дәрәҗәле һәм мактаулы исем ул - Ватан сакчысы. Кешенең әнисе бер генә булган кебек, Ватаны да бер генә. Үз әниеңне берәү дә алмаштырмаган кебек, Ватанны да берни дә алыштыра алмый», - дигән сүзләрен искәртәсе килә.

   Быелның көзге чорында Чүпрәле районыннан 45 егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш иде. Бу үткән елгы күрсәткечкә туры килә. Һәрвакыттагыча хезмәт итү урынының географиясе бик киң. Нигездә, аларның күпчелеген коры җир һәм милли гвардия гаскәрләре көтә. Булачак солдатларны озатырга аларның әти-әниләре, туган-тумачалары, дуслары һәм, әлбәттә инде, яраткан кызлары килгән иде. Озатырга килүчеләр арасында нык мускуллы егетләр күренде. Аларның нинди гаскәрләргә барырга теләве белән кызыксындым. Егетләр бөтенесе бер тавыштан: “Элиталы гаскәрләргә!” дип җавап кайтардылар. Ихлас күңелдән хыялларының гамәлгә ашуын телибез. Солдатларны озатырга килгән авыл җирлекләре башлыклары да егетләргә үрнәк хезмәт итеп, исән – имин туган якларга әйләнеп кайтуларын теләделәр. 

   “Безнең район солдатлары турында гел мактау сүзләре генә ишетәбез. Рәсемнәрен район газетасы битләрендә һәм социаль челтәрләрдә күрәбез. Сез дә шулай яхшы хезмәт итегез, әти-әниегезнең горурлыгы булыгыз! Командирларыгыздан бары тик уңай хатлар көтәбез!”, - диде Айрат Фиркатович һәм егетләргә матди ярдәм йөзеннән “конвертлар” тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International