Коръән укучылар бәйгесендә чүпрәлеләр җиңү яулады

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

   2 декабрь көнне Буа мәдрәсәсендә 6 район катнашында Коръән-Кәримне яттан уку ярышы буенча бәйге үтте. Ярышта Буа мәдрәсәсе мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов, мәдрәсә мөгаллимнәре катнашты. Бәйгедә катнашучылар арасында яшь буын, урта буын һәм өлкән буын кешеләре бар иде. 

  Бәйгедә Кече Чынлы авылыннан Татар Уби авылы мәчете имамы Муса Шәйдуллов ир-атлар арасында, Иске Чокалыдан авылыннан Гөлсирә Хәлиуллова хатын-кызлар арасында 3 урын яуладылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча, Чүпрәле районы мөхтәсибәте командасы 3 урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International