Ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Устинья Кудрявцевага инвалидлар өчен махсус эшләнгән һәм хәрәкәт итү өчен бик кирәкле булган коляска тапшырды.
- Республика ветераннар оешмасы откан грант нигезендә менә шушындый тугыз данә коляска алынган. Шуның берсен сезгә китердек, - диде Роберт Фәизович, колясканы тапшырганда.
Әлеге проект нигезендә, республика буенча ниндидер сәбәпләр аркасында инвалид буларак теркәлмәгән, әмма сәламәтлекләре буенча әлеге төр хәрәкәт итү җайланмасына мохтаҗ булганнар бирелә.