Чүпрәледә «Тату сыйныф серләре» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

    2018 елның 26 ноябрендә Чүпрәледә ата-аналар комитетының «Тату сыйныф серләре» конкурсы узды. 

   Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитеты конкурсы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау милли ата-аналар ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә. Аның төп максаты-мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәсен ачыклау һәм популярлаштыру.

    Муниципаль этапта командалар «Тату сыйныф серләре» визит карточкасы, "Безнең күңелле дус классыбыз" күргәзмәсе, "Гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге: проблемалар һәм аларны чишү юллары" проекты тәкъдим иттеләр.  Ата-аналар комитетлары бер юнәлеш буенча үз эшчәнлеген тәкъдим итте:

- сәламәт яшәү рәвеше;

- хезмәт тәрбиясе;

- һөнәри юнәлеш бирү;

- экологик тәрбия;

- гражданлык активлыгы;

- укучыларны социальләштерү.

    Нәтиҗәдә, 1 урынны 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты командасы яулады. Алар конкурсның зона этабында чыгыш ясарга тиеш булалар.

    Без аларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International