Чүпрәледә бриллиант туйларын билгеләп үтүче гаилә хөрмәтләнде, ана капиталы сертификаты тапшырылды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

   Район ЗАГС бүлегендә Городище авылыннан 60 ел бергә гомер кичергән, бриллиант туйларын билгеләп үтүче Ольга һәм Алексей Кадуковлар хөрмәтләнде, шулай ук биш гаиләгә: Айнулловларга, Җәлаловларга, Сабитовларга, Тихоновларга һәм Туктамышовларга тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты тапшырылды.

   “Әниләр көне” уңаеннан һәм “Ныклы гаилә” партия проекты кысаларында узган бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Данис Сатдинов һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, районның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Венера Садеева һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова катнашты. 

  "Ана капиталы” сертификатын гамәлгә ашыру программасы башланганнан бирле районда 1757 сертификат тапшырылган. Шуның 1205е торак шартларын яхшыртуга тотылган. 

   Бәйрәм чарасында катнашучыларга җитәкчеләр изге теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International