Иске Шәйморза авылында яшәүче 90 яшьлек Солтан Нуретдин улы Каюмов данлыклы Россия җырчысы, күп кенә мәдәни бәйгеләр, шул исәптән, 2017 елда 1 нче каналда узган “Яңа фабрика йолдызы” җиңүчесе Гүзәл Хәсәнованың бабасы. Россия күләмендә шундый җырчыларның нәсел җепләре безнең районга килеп тоташуы күңелләрдә горурлык хисе тудыра.
Солтан абый үзе дә иҗади шәхес. Яшь вакытта кулына гармунны еш кына алып, төрле чараларда катнаша. Үзенең табигатьтән килгән сәләтенең оныгында да чагылыш табуына ул да бик сөенә. “Һәркемнең күңеленә ятышлы һөнәре булырга тиеш”, - ди ул.
Солтан абый үзе исә 7 сыйныф кын белем ала алган. “Безне сугыш надан калдырды”, - ди. Шуңа да карамастан, ул авылда хөрмәтле өлкәннәрнең берсе. Гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга, хезмәт ветераны. Тормыш иптәше Рушания апа белән алар өч балага гомер бирәләр. Үткән ел пар канатсыз кала, Рушания апа бакыйлыкка күченә. Аның янына Ульяновск шәһәреннән кызы Илһамия күченеп кайткан. Күршедә генә үз гаиләсе белән улы яши. Тагын бер кызы Ульяновск шәһәрендә гомер кичерә.
90 яшь булса да, Солтан абыйның хәтере әйбәт, сәламәтлеге дә зарланырлык түгел. Юбилее белән котларга килгән кунакларга: район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлаловка һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуровка җырлап та күрсәтте әле ул. Кунаклар исә Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район Башлыгы Марат Гафаровның бүләген тапшырдылар.