Район Башлыгы Марат Ринатович шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

    27 ноябрь көнне Чүпрәле муниципаль район Башлыгы Марат Гафаров, "Бердәм Россия" партиясенең кабул итү атнасы кысаларында, чүпрәлеләрне кабул итте. Аңа шәхси сораулар белән 10 якын кеше мөрәҗәгать белән килгән иде, аларның күпчелеге яшь гаиләләр.

   Әйтик, Иске Чүпрәледән Кәримовлар гаиләсе торак мәсьәләсе буенча ярдәм итүне сорады. Гаиләдә ике бала үсә, алар бүгенге көндә фатир арендалап яшиләр. Шулай ук, район мәдәният йорты белгече Альфред Хасанов та үз почмагын дәүләт ярдәмендә хәл итеп булмасмы, дип килгән.

   Марат Гафаров райондагы яшьләрне торак мәсьәләсе белән тәэмин итү кагыйдәләре турында әйтеп үтте. Бүгенге көндә исемлектә 40 тан артык гаилә чират тора икән.

   Күп бала әнисе Олеся Портнова район Башлыгыннан улына операция ясау өчен матди ярдәм сорарга килгән. Портновлар гаиләсе өч ир бала тәрбияләп үстерә. Уртанчы балалары тумыштан инвалид, аның колаклары ишетми. Агымдагы елда аларга Һиндстаннан килгән табибка күренү бәхете елмайган. Табиб балага операция ясарга мөмкинлеген вәгъдә иткән, әмма аның бәясен гаилә үзе генә күтәрә алмый. Шуңа да Портновлар район җитәкчелеге ярдәменә өмет баглый.

   Исегезгә төшерәбез, “Бердәм Россия” партиясенең кабул итү атнасы кысаларында, кабул итүләр 2 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International