Чүпрәлеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин кабул итте

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

   "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе барлыкка килүгә 17 ел уңаеннан, 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итү атнасы үтә. Әлеге атна кысаларында, партиянең райондагы җирле иҗтимагый бүлегендә атна дәвамында чүпрәлеләрне кабул итүләр уза.

   Беренчеләрдән булып, райондашларыбызның гозерләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм район Башлыгы Марат Гафаров тыңладылар. Бүген көннең беренче яртысында чүпрәлеләр депутатка мөрәҗәгать итсә, төшке аштан соң район Башлыгына кабул итүгә килде.

   Ринат Гайзатуллинга мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе - озак еллар эчке эшләр бүлегендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан, хәрби хәрәкәтләр ветераны Вазих Сатдинов булды. Ул депутатка санатор-курорт дәвалану мәсьәләсе хакында гозерен җиткерде. Зур Аксу авылыннан Петр Данилов исә үзенең хуҗалыгы турында сөйлде. Бүгенге көндә 80 яшьлек фермер 100 баш сарык, дистәләгән сыер, тавык-чеби, дуңгызлар асрау белән мәшгуль. Моннан берничә ел элек ул дәүләт ярдәме белән сарыклар фермасы төзеп куйган. Хәзер исә, аның төзекләндерү, су кертү мәсьәләсе килеп баскан.

   Депутат һәр мөрәҗәгатьне шәхси контрольгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International