27 ноябрь көнне Россия Кораллы Көчләре сафына чакырылган тугыз егетне армиягә озаттылар.
Хәрби хезмәткә китүчеләр: Чепкас-Илмәт авылыннан Инзил Нәсыйбуллов, Иске Шәйморзадан Марсель Гимадеев, Иске Чүпрәледән Айваз Маллямов, Уби авылыннан Владислав Константинов, Чуваш Чүпрәлесеннән Тимофей Кочуров белән Игорь Иванов, Зур Аксу авылыннан Константин Пайзе, Шлангадан Ранис Миннебаев, Татар Бизнәсе авылыннан Рәфис Тагиров. Егетләрне озатырга аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары килгән иде. Тантанада район Башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Залялов та бар иде. Ала егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт итүләрен һәм исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләделәр.